Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы “Катнаш төрдәге 1 нче “ Карлыгач ” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Поликультуралы шәхес тәрбияләүдә милли мәдәниятләр диалогының роле
Хабибуллина Альбина Илдар кызы.
Чыгышның эчтәлеге:
Кереш өлеш- 3 нче бит
Төп өлеш – 4,5 нче бит
Йомгаклау өлеше – 6,7 нче бит
Туган ягым- тал бишегем,
Туып үскән җир, туфрак.
Хөрмәт итәм,башым иям,
Горурланам, сокланам.
Күпме анда көч һәм кодрәт,
Нинди байлык саклана.
Тарихың да чиксез аның,
Буыннарга барып тоташа.
Баш күтәреп әйтә алам,
Туган илем,рухым бар!
Бурычыбыз киләчәктә,
Бердәм тату ил ясау.
Киләчәк.....Ә нәрсә соң ул киләчәк?
Киләчәк ул –балалар!
Күргәнегез бардыр: язлар җитеп, май кояшы җирне иркәли башлау белән
бакчадагы алмагачлар бер төн эчендә диярлек шау чәчәккә күмелә.Ботак саен
ап-ак чәчәкләр.Алар бердә коелмас, тирә –юньне гел шулай ямьләндереп
торыр төсле. Карыйсың: кытыршы ботакларда берзаман төймә кадәрле генә
чи, яшел алмалар пәйда булган...Икенче карауда: таң чыкларында
коенып,кояш нурларын тәненә сеңдереп тыгызлана торгач,алар инде сабый
йодрыгы хәтле өлгергәннәр...Көзен инде әлеге алмалар кызарып,
балланып,әрмәкләнеп пешкән- җитешкән була... Минем тәрбияләнүчеләрем
дә шул алмагачның алмалары кебек, мәңге үсештә,үзгәрештә. Әлеге
алмаларны дөрес итеп карап, саклап үстерү- һәр тәрбияләүченең изге
бурычы. Ләкин,бүгенге дөньяның тыныч булмавы, берөзлексез сугышлар кабынып тору һәрберебезне борчый. Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кабынып киткән милләтара сугышларын, агрессия хәрәкәтләрен һәм үзе дә аңлап бетермәгән башка негатив күренешләрне безнең балалар да күзәтә. Болар бар да бала аңына үтеп кереп, тискәре тәрбия бирергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, педагоглар балалар күңелендә бер-берсенә карата ихтирамлы булу, шәфкатьлелек, дусларча аралашып һәм килешеп яшәү орлыкларын салып, аны даими үстерергә, ныгытырга тиешләр. Бу эшнең балалар бакчасында ук башланып, мәктәпләрдә, югары уку йортларында дәвам итүе төп шарт булып тора. ...
Моның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
– балалар һәм яшүсмерләрдә толерант аң тәрбияләү;
– мәдәниятләр аралашуы (диалог) аша милләтара мәдәни мөнәсәбәтләр урнаштыру, милли мәдәниятләр, аларның үзенчәлекләре белән даими таныштыру;
– Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлекле тормышлары, телләре турында мәгълүмати грамоталылык дәрәҗәсен үстерү;
– балалар арасында милләтара мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыруга юнәлтелгән төрле чаралар комплесын булдыру.
Милләтләрнең бер-берсенә ихтирамлы, шәфкатьле булып, дуслашып яшәвен мәдәни диалогтан башка күз алдына китерү кыен. Бер мәдәният икенчесеннән өстен була алмый, алар бер-берсеннән аерылып торсалар да, бала күңелендә башка мәдәнияткә карата хөрмәт тәрбияләнергә тиеш. Башка милләтләрнең мәдәнияте белән кызыксына башлаган бала үз мохитендә бикләнеп кала алмый, ул яшьтәшләре белән аралаша башлый, рухи яктан байый. Төп нәтиҗәсе шул: бала җәмгыятьнең поликультуралы булуын аңлый, тирә-яктагы башка милләт вәкилләрен ничек бар, шулай кабул итәргә, башкаларга үз фикерен көчләп такмаска өйрәнә.
Шуңа күрә,ассызыклап әйтеп була, барча тәрбиячеләрнең дә төп бурычы
балаларны дуслык һәм толерантлык рухында тәрбияләү . Э нәрсә соң ул
толерантлык? Толерант сузе латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,
сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.
Белгәнегезчә,Татарстан – күпмилләтле республика. Йөздән артык милләт
һәм этник төркем вәкилләренең Ватанына әйләнгән республикада
поликультуралы шәхес тәрбияләү аеруча мөһим, һәм бу шактый катлаулы эшләрдән санала. Татар халкының милли йөзен һәм үзаңын, мәдәниятен
саклап калу мәсьәләсе белән беррәттән, толерантлыкны үстерү, милләтара
дуслыкны ныгыту, төрле милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә,
традицияләренә хөрмәт тәрбияләү бүгенге балалар бакчаларының, мәктәпләрнең иң актуаль бурычларының берсе дип саныйм.
Безнең “Карлыгач” балалар бакчасында рус баласы белән янәшә татар, үзбәк һәм таджик балалары бер үк шартларда тәрбяләнәләр.Бакчабызда алар бар да дус,берсен-берсе кимсетмичә,матур аралашып яшиләр,дуслык мөнәсәбәтендә үсәләр.Аралашу рус телендә булганга күрә, барлык милләт балалары да бу телдә иркен сөйләшәләр, ә өйләрендә милли телдә аралашалар.
Мин үз чиратымда,педагог буларак, әлеге балаларда татар теленә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Тәрбиячеләр милләтара бәйләнешләрне ныгытуга зур өлеш кертәләр дип уйлыйм.
Әлеге гамәлне эшкә ашыру уңаеннан без иң беренче эш итеп,
төркемебездә милли үзәк булдырдык. Бу үзәк Туган ягым -Татарстан дип
атала. Анда балаларга Татарстан турында мәгълүмат бирү өчен төрле
тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы,
ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан республикасының
башкаласы Казан турында мүгълүмат җыйдык. Истәлекле урыннары ,
язучылары, композиторлары турында шулай ук мәгълүмат барладык. Татар халык милли бизәкләре белән таныштыру ысулыннан төзелгән дидактик уеннар ясадык. Татар шагыйрьләре, язучлары иҗат иткән әсәрләренә иллюстрцияләр төшердек.
Шулай ук бакчабызда борынгы татар халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич,чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә милли ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карыйлар.
Шулай ук татар халкының борынгы йолаларыннан “Аулак өй”, “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек күңел ачу кичәләрен балалар белән бергәләп үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп шигырьләр, җырлар, мәкаль-әйтемнәр, такмаклар, татар халык әкиятләрен өйрәнәләр. Милли киемнәребез белән танышу ,гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә татар халкының гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михырбанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү баланың зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Балаларны милли рухта тәрбияләү. үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү- безнең мөһим бурыч. . Мондый мәдәни диалоглар милләтара дуслыкны ныгытуда бик файдалы. Шуны да онытмаска кирәк: безнең республикабызда үткәрелә торган милли бәйрәмнәрдә бар милләт кешеләре дә актив катнаша.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас”, – ди татар халык мәкале.
Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле. Балаларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: милләтләр тату яшәгән җирдә рухи культураның тирән булуы күзәтелә. Бу үз чиратында сәяси һәм экономик үсешнең тотрыклы булуына, тормышның алга китүенә этәргеч бирә. Татарстан Республикасында милли дуслык хөкем сөрә һәм ул бу өлкәдә Россиянең таянычы, аның барлык регионнары өчен үрнәк булып тора.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.Х. Бакиров. – Мәгариф, 2008. – 359 б.
2. Лотфуллин М.В. Современные проблемы национального образования в России // Научный Татарстан / М.В. Лотфуллин – 2011. – № 1. – с. 101-112.
3. Тарханова Г.И. Сабантуйлар узгач туган уйлар // Мәдәни җомга / Г.И. Тарханова – Казан, 2011. – 22 нче июль, № 29.
7