Икенче кечкенэлэр торкемендэ Яна ел
Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка
(Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән балалар керә)
Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел чыршы килгән.Ләкин нишләптер чыршының утлары янмый . Әйдәгез “Чыршыкай,утларынны яндыр син” дип әйтеп карыйк.(янмый)Әйдәгез өреп карыйк (янмый).Бер булмаса чәбәкләп карыйк.(утлар яна)Менә утлар да янды,ә хәзер чыршы янында җырлап –биеп күңел ачыйк
Кыш бабай кардан оеп
Тау ясап бирде безгэ.
Бик матур чыршы кертеп
Утырттык оебезгэ.
Исэнме, чыршы, исэнме
Яна ел килеп житте
Кунелле чыршы бэйрэмен
Балалар куптэн котте.
Ах какой хороший
Добрый Дед Мороз
Из лесу нам елку
К празднику принес.
Безнен чыршы бик биек
Тора тушэмгэ тиеп
Этидэн дэ ул биек
Энидэн дэ ул биек
Тора тушэмгэ тиеп.
Тышта буран ботен жиргэ
Карлар тутыра.
Безнен булмэдэ ямь-яшел
Чыршы утыра
Добрый Дедушка Мороз
Елку из лесу принес.
Огоньки на ней горят
И фонарики блестят.
Килегез чыршы янына
Тугэрэккэ басыгыз.
Яна елны уйнап-колеп
Жырлап каршы алыгыз.
Алып баручы: Э хэзер эйдэгез эле чыршыбызга жыр булэк итик.
Жыр “Чыршыкай”
Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны шалтыратсагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле чыршы төбен, кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.
(Кынгырау шалтырый. Толке керэ.)
Толке. Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куркытыйк.
(Кар атышлы уйныйлар. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача).
Алып баручы.Без, усал төлкене акылга утырттык, әйдәгез кар йомарламнарын җыеп куйык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам.Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.
Алып баручы.Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке.Кем матур?
Алып баручы.Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин?
Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәм.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы.Ә син Төлке балаларны тыңлап кара, үзең аңларсың.
Кыш бабай, Кыш бабай.
Безне бик ярата.
Ул безгэ Яна ел
Булэге тарата.
Яна елны каршыларга
Без жыелдык бу залга.
Исэн-саумы Яна ел
Хуш килэсен, уз залга.
Бэйрэм буген Яна ел
Ботен жиргэ кар яуган
Яна елны каршыларга
Балалар да жыелган.
Менэ шатлык буген безгэ
Тонлэ Кыш бабай килгэн.
Уятмаган бит мине
Йокласын эле дигэн.
Мин хэр кичтэ тэрэзэннэн
Карап утэрмен дигэн.
Мин кушканны утэмэсэн
Керми китэрмен дигэн.
Тышта нурлы, кунелле
Жиргэ ап-ак кар ятты
Жырлап-биеп каршылыйбыз.
Яна ел таны атты.
Шатланабыз, соенэбез
Зурлыйбыз Яна елны
Яна елда яна утлар
Яктыртсын яна юлны.
Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде.
Алып баручы. Толке дус, эйдэ син дэ безнен белэн биеп кунел ачып ал.
Бию «Шоколадные зверята»
Толке: Балалар, сезнен белэн бик кунелле икэн. Мин тизрэк урманга кайтыйм. Андагы толке дусларымны жыеп Яна ел бэйрэме турында хэбэр итэргэ кирэк, алайса сонга калуыбыз бар. Саубулыгыз, балалар.
(Толке чыгып китэ)
Әйдәгез кыңгырауны кабат чылтыратып карыйк.Бу юлы кем кунакка килер икән?
Куян: Исәнмесез балалар .
Тәрб:Исәнмесез!Балалар таныдыгызмы,бу кем?
Балалар: Куян
Тәрб:Исәнләшик куян белән.Исәнме Куян..Куян син ник шундый ямансу,бик боек?
Куян:Миңа кыш бабай күчтәнәчкә тәмле кишерләр биргән иде,Мин уйнап йөргәндә ,алар кәрзинемнән коелып төшеп калганнар.
Т.Борчылма ,куян,без синең төшеп калган кишерләреңне эзләп табып бирербез.Балалар,әйдәгез эзлик,кишерләр кайда икән?
Уен “Кишерне эзләп тап”
Куян: Рәхмәт ,балалар.сез бик ярдәмчел икәнсез,бик тырыштыгыз..
Т.Куян ,безнең балалар синең турында бик матур җыр да беләләр.Әйдәгез балалар,куянга җырлап күрсәтик.,ул тагы да шатлансын эле.
Җыр “Ак куян”
Куян:Сау булыгыз балалар,мин китәм,мине әнием көтә.
Балалар:Сау бул куян
Эй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Син бигрэк матур бабай.
Бит очларын алсулы
Узен бигрэк акыллы.
Кем сон безгэ шундый матур
Ап-ак карны яудырган.
Кем дисезме?
Кыш бабай ул,
Безгэ кышны калдырган.
Эй Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш килэсен уз бире.
Кунак булып килер дип
Куптэн коттек без сине.
Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз? Кая безнен тылсымлы кынгыравыбыз? Эйдэгез эле бергэлэп, Кыш бабай белэн Кар кызын узлэрен бирегэ чакырыйк.
Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Кар кызы :Исәнмесез,балалар!
Балалар:Исәнме,Кыш бабай.
Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганбыздыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, сез бик вакытлы килеп җиттегез
Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле балалар, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар котлы булсын!
Алып баручы. Кыш бабай, . Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.
Жыр «Кыш бабай»
Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
“Өшетәм” уены.
Алып баручы. Кыш бабай, Кар кызы, балалар сезгэ шигырьлэр дэ ойрэнделэр. Э хэзер утырып, ял итегез, рэхэтлэнеп тынлагыз.
Кыш бабай. Балалар, минем колакларым начаррак ишетэ, кычкырыбрак сойлэгез.
Эй, Кы бабай, Кыш бабай
Безнен сойгэн кунак син.
Ямьле утсен кичэбез
Безне колдер, уйнат син!
Буген безгэ кунак булып
Кар кызы килгэн.
Ялтыравык, ап-ак тосле
Кулмэген кигэн.
Кыш бабай, мине
Буген син макта
Бер яшькэ устем
Син килгэн чакта.
Кар кызы, кил безгэ
Безнен белэн уйнарга.
Кар кызы, кил безгэ
Безнен белэн биергэ.
Кыш бабай килгэн
Ап-ак тун кигэн.
Котэ кем генэ
Чыгар дип ойдэн
Чыксан ошетэ
Битне чеметэ.
Менэ шул анын
Ботен эше дэ.
Узен шаян, узен юмарт
Уен хаман шулай карт
Безнен белэн бие жырла
Булмэбезгэ ямь тарат.
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бэйрэмгэ килде Кыш бабай
Кучтэнэчлэр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы жиргэ тигэн
Э янында сылу бер кыз
Энже кардан киенгэн.
Кыш бабай, Кыш бабай
Кунакка килден безгэ
Уйнадык та, жырладык та
Бэлки биерсен син дэ.
Кыш бабай, кадерлем,
Озак коттек без сине.
Сагындырдын килмичэ
Китмисен биемичэ.
Башта безне карап тор,
Аннан узен эзер бул.
Кыш бабай уены “Тишек капчык”
Кыш бабайны биетү.
Кыш бабай.Уф, арыдым, эримен! Башка бии белмимен. Кызым,кызым кар яудыр. (Утыра)
Кар кызы. Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!
Бию «Кар бортеклэре»
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Кар кызы.
Кыш бабай! Син бүләкләрне
Оныттыңмы бирергә?
Әллә инде балаларны
Яратмыйсыңмы бер дә?
Кыш бабай. Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләр тутырган капчыгын курсэтэ) Апаларыгыз группага менгэч, сезгэ аларны таратыр. Э безгэ китэргэ вакыт, безне башка балалар да котэдер. Сезне барыгызны да тагын бер кат яна ел белэн котлыйм. Тэртипле булыгыз, эти-энилэрегезнен сузлэрен тынлагыз. Исэнлек-саулык сезгэ!
Кар кызы.
Яңа елны каршылау
Күңелле булды безгә.
Бергә.Сау булыгыз, балалар!
Чыгып китэлэр.
Алып баручы: Яна бэхет, зур унышлар
Алып килсен Яна ел,
Шатлык белэн утсен хэр кон
Котлы булсын Яна ел!
Эйдэгез бэйрэмебезне матур жыр белэн тэмамлыйк.
Жыр или бию «Чыршыбыз»
Бэйрэм тэмам