«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Демоверсия ЕРТ для учащихся 9 класса

Демоверсия ЕРТ по татарскому языку.Пробный вариант для выполнения теста для учащихся 9 класса

Олимпиады: Дошкольникам "Азбука безопасности"

Содержимое разработки

Текстны укыгыз  һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез. 

Ике йөрәкле кешe

1)Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. 2)Әнкәй мондый буранны "җен туе” ди. 3)Күз ачкысыз кар гарасаты. 4)Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5)Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6)Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7)Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8)Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9)Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. 10)Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.11)Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем. 12)Хәер, мин ул тавышны байтактан  ишетеп килә идем инде. 13)Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. 14)Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште. 15)Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.16)Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. 17)Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. 18)Төргәк кыймылдап куйды. 19)Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. 20)Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

21)Көчекне кулыма алдым. 22)Аның калтыранган тәнен тойдым. 23) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. 24)Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

25)Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. 26)Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.27) Минем үземә дә җылы булып китте. 28) Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. 29)Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. 30)Уен эшмени – куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!

                                                                           (Г. Гыйльманов)

Укылган текст нигезендә А1-А7 биремнәрен үтәгез. А1-А7 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

 

А1   Кайсы вариант җавабында "Сөйләүче кемнәр өчен үзен гаепле сизә?”   соравына җавап булырдай мәгълүмат бар?

         1) Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым.

         2) Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

        3) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте.

        4) Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде.

А2   Калкына башласа сүзтезмәсенең  (20 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

        1) үсә башласа

        2) йөгерә башласа

        3) өрә башласа

        4) хәрәкәтләнә башласа

А3 Составында чагыштыру сурәтләү чарасы кергән җөмләне күрсәтегез. 

        1) Күз ачкысыз кар гарасаты.

        2) Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште.

        3) Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

4) Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

А4    Хаталы фикерне табыгыз.

        1) игътибар сүзендә (11 нче җөмлә) хәреф һәм аваз саны тигез

        2) тавыш сүзендә (14 нче җөмлә) [w] авазы бар

        3) берьюлы сүзе (30 нчы җөмлә) ясалышы ягыннан  кушма сүз

        4) көчек сүзендә (19 нчы җөмлә) икенче иҗектә [ө] авазы ишетелә

А5 Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез.   

        1) уйларың

        2) байтактан

        3) бияләй

        4) гадәти

А6  Ясалма сүзне күрсәтегез.    

        1) төргәк

        2) бит-йөз

        3) көчек баласы

        4) буранлы

А7 Төшем кушымчалы сүзе булган җөмләне табыгыз.  

        1) Төргәк кыймылдап куйды

        2) Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең.

        3) Көчекне кулыма алдым.

        4) Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым.

 

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1  12 нче җөмләдәге байтактан сүзенең синонимын табыгыз. Бу синонимны язып куегыз.

         Җавап: ______________ 

В2     11-16 нчы җөмләләрдән тотрыклы сүзтезмәне эзләп табыгыз һәм язып куегыз.

 

         Җавап: ______________ 

 

В3      1 нче җөмләнең грамматик нигезен табып язып куегыз.

 

         Җавап: ______________ 

 

В4     7-14 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкле җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз. 

 

         Җавап: ______________ 

 В5     Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Кереш

           сүзгә бәйле рәвештә куела торган өтерләрнең цифрларын аерып язып куегыз.

          Уйларың башка якка китеп,(1) юлдан язсаң,(2) тиз генә эзгә төшәм димә. Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та,(3) кимереп тә ала алмый. Шулай барганда,(4) бер тавышка игътибар иттем. Хәер,(5) мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде.

         Җавап: ______________ 

В6    26 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Җавапны цифрлар белән күрсәтегез.

         Җавап: ______________ 

В7      Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Тиңдәш

    кисәкләр арасында куелган өтерне аерып язып куегыз.

      Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде,(1) киресенчә,(2) көчәя,(3) ачыклана гына барды. Чыелдаган тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән,(4) читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. Әйе, (5) ята иде,(6) чөнки әлеге төргәк аз гына калкына башласа,(7) аны җил,(8) сукмактан кубарып,(9) үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

          Җавап: _____________

В8   Беренче абзацтагы җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне табыгыз.  Җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

 

            Җавап: _____________

В9  16-25 нче җөмләләр арасыннан кушма җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

 

           Җавап: ____________

 3 нче өлеш

2нче өлештә бирелгән текстны кулланып, аерым битләрдә С2.1 яки С2.2 биремнәрен үтәгез. Сочинение яза башлаганчы, сайлап алынган биремнең номерын язып куегыз.

С2.1   "Әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачуда чагыштыруларның роле”темасына сочинение языгыз. Җавабыгызны дәлилләп, укылган тексттан әлеге лексик  күренешләргә мисаллар китерегез (барлыгы 2 мисал).

 Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.

            Эшегезне  лингвистик материал нигезендә ачып, фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз.

         Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

С2.2  Текстның бетемендә (финалында) китерелгән  "Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем" җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?

            Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез.

            Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

 









Җаваплар

А1.2                     А5. 1

А2.4                    А6. 4

А3.3                    А7. 3

А4.1

 

В1.Күптәннән                                     В6. 1

В2. Үзәкне өзеп                                   В7. 1

В3. Көннәр булмый торгандыр      В8. 5

В4. 10                                                 В9. 20

В5. 5


Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее