«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

"Адымнар нык,юллар имин булсын!" Тамчы-шоу

Это мероприятие можно провести среди 6-7 классов по знанию дорожного движения.

Олимпиады: ОБЖ 5 - 11 классы

Содержимое разработки









Адымнар нык, юллар имин булсын!

( юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан тыш чараның методик эшкәртмәсе.)





















Тамчы-шоу программасының  барышы:

Ике команда да 3 әр укучы бүленеп утыралар.

 Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, филворд, табышмаклар, презентация.

Бүген була “Тамчы – шоу”

Бик күңелле бу уен.

5нче һәм 6 лар

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша

Чараның барышы.

А.Б. Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык. Күргәнебезчә, ярышыбыз ике командага буленеп алып барылачак.

Безнең беренче команданын капитаны-_______________

 икенче команданыкы- ______________ Һәм, әлбәттә инде, уен-ярышка бәя бирүче гадел хөкемдар лар белән танышып китик. Командалар белән таныштыру һәм сәләмләү өчен сүзне капитаннарга бирәбез. Рәхим итегез. 

Айгөл:

Безнең команданың исеме: Светофор

Шоферлар командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз

Ярышларда зирәк,тапкыр

Булуларын телибез.

Светофор командасының девизы: Юлда йөргәндә бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!



 

Камилә:

Безнең команданың исеме: Шоферлар

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

Светофорга сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.

Шоферлар командасының девизы: Юлда да акыл кирәк.



 

Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр. Ә хәзер әйдәгез уенчыларга уңышлар теләп уен-ярышыбызны башлап җибәрик.

 

А.б. 1нче бәйге. Светофордан хат( 1слайд)

Һәрбер командага түбәндәне текст бирелә.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Укытучы. 2 нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. ( 2 слайд )

- Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.



1.Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2.Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3.Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

4.Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5.Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6.Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)



А.б.. 3нче бәйге. “Велосипедта йөри беләсеңме?” (3 слайд ) дип атала. Һәр команда аерым биткә велосипедта йөрүгә кагылышлы кагыйдәләрне яза.

4 нче бәйге
“Сорау миннән, җавап сездән ”

  • -Җәяү йөрүче кем дип атала?

  • - Светофорның ничә төсе бар?

  • - Машина юлы аша ничек чыгарга?

  • - Велосипедта ничек йөререгә ярамый?

  • - Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар

  • - Җәяүле юлы

  • - Нинди транспорт төрләре бар?

  • - Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?

  • - Автобус көтү урыны.

  • - Транспортта баручы ничек атала?

  • - Зебра ничә төсле?

  • - Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

  • - Трамвай кайдан йөри?

  • - Светофор ни өчен кирәк?



5 нче бәйге - “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” бәйгесе



А.б. Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. 

  • Тайгак юл. - Скользкая дорога.



  • Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.



  • Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

  • Керү тыела. - Въезд запрещен.



Укытучы . 6 нчы бәйге - “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала .

Тест биремнәре . Һәр командага аерым биттә чыгарыла, командалар бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш.

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

А.Б Ә хәзер 4 нче бәйге . Ул “Табышмаклар бәйгесе” (4 -9 слайд ) дип атала. Һәр командага берәм-берәм табышмаклар әйтелә , кайсы команда күбрәк дөрес җавап әйтә шул команда җиңүче була.

  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)



2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)



3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)



5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)



Укытучы . 7 нче бәйге “ Сүзләр тап ”дип атала.

Бирелгән таблицадан кайсы команда күпме сүз таба ала,табылган сүзләрне төсле карандашлар белән буяп барырга.

ю

т

у

к

т

а

л

ы

ш

а

в

т

л

о

б

у

с

т

р

а

м

в

а

й

м

ш

н

т

р

а

к

т

о

р

с

а

а

и

а

с

т

о

п

т

ё

л

о

м



ю

т

у

к

т

а

л

ы

ш

а

в

т

л

о

б

у

с

т

р

а

м

в

а

й

м

ш

н

т

р

а

к

т

о

р

с

а

а

и

а

с

т

о

п

т

ё

л

о

м





Югалган сүзләр: юл, тукталыш, автобус, трамвай, машина, трактор,самолёт,стоп.

8 нче бәйге - “Җавапны бел!” капитаннар бәйгесе. 

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда капитаны сорауга «әйе” яки “юк” дип җавап бирә.

1 капитанга:

  1. Машинаны туктату җайланмасы ул тормоз-әйе

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы ул фара- әйе

  3. Тыю билгесе кызыл өчпочмак белән сүрәтләнә-юк (кызыл түгәрәк)

  4. Җәяү йөрүчеләрне пассажирлар дип атыйлар –юк (Җәүле)

  5. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны ул сукмак-юк (ЮЛ)

  6. Автобус туктагач, аны арттан әйләнеп чыгарга-юк (алдан)

  7. Велосипедтта йөрү 16 яшьтән рөхсәт ителә- юк (14)

  8. Чаллы – КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

  9. Трамвай юлдан йөри-юк (рельстан)

  10. Мотоциклны 14 яшьтән йөртеп була –юк (16)

    1. капитанга:

1.Кешеләр йөри торган юл тротуар-әйе

2.Светофорда яшел төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый-юк (ярый)

3.Машинаның уң тәгәрмәче әйләнми-юк (запас)

4.Юл аша чыгу урынында зебра ята-әйе

5.Автомобильне машинист йөртә-юк (водитель)

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан башта- уңга, аннан сулга карарга-юк (башта сулга)

7. Алты алтың кырык алты- (юк) (36)

8. “Шүрәле” әкиятен А.Алиш язган- (юк) Г.Тукай

9.  Казанда метро бар- (Әйе)

10. Юл читеннән барганда җияүле транспортка каршы барырга тиеш.-әйе



Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә.



Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!







Физ-минут.



-Әйдәгез ардыгыз да бугай, хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Балалар музыка астында бирелгән сорауларның җавапларына туры килә торган итеп берләшергә тиеш.

Сораулар:

  • Светофорда ничә төс бар,шулкадәр берләшегез.

  • Тракторда ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Велосипедта ничә көпчәк булса,шулкадәр берләшегез.

  • Машинада ничә руль булса ,шулкадәр берләшегез.



Укытучы. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк.

Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее