«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Урок литературного чтения (тат) в 3 классе

Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә аңлап үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру. Әсәрне аңлап үз сүзләре белән сюжетын сөйләү күнекмәсен булдыру.

Олимпиады: Литературное чтение 1 - 4 классы

Содержимое разработки

Дәреснең технологик картасы

Предмет: Әдәби уку

Яр Чаллы шәһәре , 61 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Рәшит кызы.

УМК: рус телендә урта [тулы] гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен), 1-11 сыйныфлар , Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел.

Р.Х. Ягъфәрова Уку китабы.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең з нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.Казан .Татарстан китап нәшрияты, 2013, электрон белем бирү ресурслары

(ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 3 нче сыйныф

Тема

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен аңлап уку.

Дәреснең максатлары

Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә аңлап үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.

2) Әсәрне аңлап үз сүзләре белән сюжетен сөйләү күнекмәсен камилләштерү, яңа белем бирүдә иң мөһимен аерып чыгару күнекмәләрен үстерү .

3)Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3.Тәрбия бирү максаты:укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

-текст белән танышу; эчтәлеге буенча биремнәр аркылы фикер алышу; иң мөһимен һәм яхшыны начардан аера белү; иптәшләре алдында чыгыш ясый белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм бурычларны билгели белү; уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Танып белү:аңлап укый белү; укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; текст буенча биремнәрне үти һәм сораулар төзи белү.

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү.

Шәхси нәтиҗәләр: үз телебезгә горурлык уяту, Ф.Яруллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

-үзеңә, әйләнә-тирәдәге кешеләргә, аналарга мәхәббәт тәрбияләү; Ф.Яруллин әкияте аркылы матурлыкны , кешелеклелекне күрә һәм саклый белү.


Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка, әйләнә –тирәне өйрәнү.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәрестә кулланылган материал


1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр; 2) тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план; 4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар, төрле характердагы сораулар, тест биремнәре 5) эталон

2. Тарату материалы: 1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; 2)укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр(во внешней речи);3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар; 4) өй эшен бирү өчен таблица.

Төп: Уку китабы (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек), 2013 ел.

Өстәмә: Слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, “Кояшлы ил” җыры.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогические технологии

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес барышы

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре





Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

1.Оештыру моменты

Максат: уңай психологик халәт тудыру.


Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

Уңай психологик халәт тудыру

-Хәерле көн, укучылар!

-Кәефләрегез ничек соң?



-Хәерле көн диябез.

-Матур кышкы көн кебек,

- Тукай телен,анам телен

- Өйрәнергә дип килдек.


Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү сәләтләрен үстерү.

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Итагатьле итеп бер-беренә укытучыга эндәшү.

II.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның белемнәрен барлаштыру.

    1. 1. Этапның максатын укучыларга җиткерү:

    2. Мин сезгә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен укып килергә куштым.

    3. 2.Аңлатмалы сүзлектән “Кояш”нинди мәгънәне аңлатканын язып килергә иде

2. 1.Кояш - ул без яшәгән планета-Җир һәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме, янар йолдызларның берсе.

2.Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы.(куч.м)


Әңгәмә вакытында ипле, матур итеп эндәшә белү.

Т-б:Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Р: Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

К: Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.


Әдәби әсәрнең жанрын дөрес әйтә белү, төрле характердагы сүзлекләр белән эшли белү.

3.Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Дәреснең максатын билгеләү.Шулай итеп без бүген дәрестә нәрсә эшлибез?

1”Кояштагы тап” әкиятен “аңлап укыйбыз.

2.Әкиятне анализлыйбыз.

    1. 1.–Укучылар,хәзер тел 1 слайд.күнекмәсен кабатлыйбыз.Укучыларны тизәйткечләр аркылы уку күнекмәләрен үстерү.

    2. 2.Тексны матур итеп укып чыгабыз.

    3. 3.Текстның жанрын билгелибез.

1. Кояш, чык! Болыт, кач! Без уйнарбыз җылыткач .Кояш, чык, чык, Майлы ботка бирермен,Майлы ботка казанда, Тәти кашы кашык базарда.

2.Төзәткеч.“Тиз әйт! Тиз әйт! Тизрәк! Тизрәк!Тиз! Тиз! Тиз!” – ди Тизәйткеч.Тизәйткеч ул,Тиз әйттереп,Телебезне төзәткеч.

3.Чылбырлы уку

4. Жанры буенча бу әкият.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилелеген аңлау.

Т-б: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Р:Уку хезмәтеңдә үзеҗә максат куя , бурычларны билгели белү.

К:аралаша белү сәләтен үстерү.

Информация чыганакларын сайлап ала белү. (китапта ориентлашырга);-яңа белемнәр табу: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап бирә белү.


4.Текст өстендә эш.Максат:Текстны биремнәр буенча аңлап үзләштерү

Төркемнәрдә һәр бүлек буенча биремнәр бирелә. Биремнәр буенча эшләү.

1.Беренче бүлек буенча биремнәрне үтәү. 2 слайд

Яшәгән ди малай белән әни.

1).Малай кем белән яшәгән?

2).Малайның әнисе нәрсәләр эшләгән?

3).Әнисе малайны кая чакырган?


2 бүлек. Әнисе чирләп киткән.3 слайд

1.Әнисе малайга нинди йомыш куша?

2.Малай әнисенә ни дип җавап бирә?

3.Әнисе суны кайдан алып кайтырга куша

4.Малай нишләргә тотына?

5.Малай суны кайдан алып кайта?

3 бүлек.Малай әнисен алдалый.4 слайд

1.Суны нинди чишмәдән генә ала?

2.Ул нәрсә эшли башлый?

3.Әнисе суны эчкәч нәрсә ди?

4.Әнисе терелгәнме?

5Малай кая чыгып йөгергән?


4 бүлек.Начарлыкны кояш күрә. 5 слайд.

1)Кояш нишли башлый?

2)Дөньяда нинди үзгәрешләр барлыкка килә?

3)Әнисе нәрсә дип җавап биргән?




1.Малай әнисе белән яшәгән.

2.Малайның әнисе көне –төне эшләгән.

3.Малайны әнисе янына чакырган.






Әнисе чирләп киткән бүлеге буенча укучылар эшчәнлеге

1.Малайга су алып кайтырга куша.

2.Суны иртән генә алып кайтсаң ярамыймыни ди.

3.Әнисе суны Көймә тавы артыннан алып кайтырга куша 4.Малай уйнарга тотына.

5.Малай суны якындагы чишмәдән ала.

3 бүлек буенча җаваплар.1)Суны якын чишмәдән генә алып кайта.2)Ул уйный башлый.3)Рәхмәт , улым, дигән.4)Әнисе терелгән.5) Малай урамга чыгып йөгергән.

1)Кояш карала башлый. Дөнья ямьсезләнә башлый, кош- кортлар ояларына качалар.

Әнисе кояшка караган да болай дигән: -Кемдер бу дөньяда алдалашкан дип җавап биргән.

Эш вакытында үзара килешеп, әхлакый кагыйдәләрне үтәп эш оештыра белү.

Т-б: Логик фикерләүне үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, куелган проблеманы чишү, тиешле мәгълүматны табу өчен сүзлекләр куллану.

Р. Дәрестә кирәкле уку язу әсбаплары белән эш итә белү. Уку эшчәнлеген оештыра белү.

К. Аралашу сәләтен үстерү.

Яңа белемнәр таба белү.

Сораулар һәм биремнәр ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген ачу.


Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү



Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.



Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

6 слайд.Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Ана җылысы – кояш җылысы.

Ялганчыдан кояш бизгән” .

Алдакчы.

Аз – маз алдап өйрәнгәч,

Алдарны да алдаган.

Алдап алты адым да

Алга китә алмаган.

төшенчәсенең мәгънәләрен ачыклау.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу , аларны үтәүнең мәҗбүрилелеген аңлый белү. “кешелекле булу” төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.


Регулятив: әкияттәге вакыйгаларны хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Танып -белү: Эзләнү һәм иҗади характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Фикерләреңне дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белү, яңа белемнәр табу: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап табу;-алган информацияне эшкәртә белү.

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү.


-Укучылар. Хәзер ял итеп алабыз.

Кояшлы юл”җырын җырлыйлар.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу.


Татар телен уңышлы үзләштерү.

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя, куллану)

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планның төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның эшчәнлеген күзаллавын ачыкларга.

күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

1.Сезнеңчә, әни нинди?

2.Малай сезгә ошадымы?

3.Кояш дөрес эшләдеме?

Әнисе- эшчән, тәрбияле , акыллы, малаен ярата, игътибарлы.

Малай -алдалаша, үзен генә ярата торган.

Кояш- нурлары белән кешеләрне җылыта, дөреслекне ярата.Кояш дөрес эшләде.Малайга үз гаебен танырга булышты.

Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.

Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә.

Димәк, Ана җылысы – кояш җылысы.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.


Т-б: Логик фикерләүне үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, куелган проблеманы чишү, тиешле мәгълүматны табу өчен сүзлекләр куллану.

Р. Дәрестә кирәкле уку язу әсбаплары белән эш итә белү. Уку эшчәнлеген оештыра белү.

К. Аралашу сәләтен үстерү.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Әкияттән иң мөһимен аерып чыгару.Фикерләреңне матур итеп дәлилли белү.

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану

Максат: “Алдалау – начар гадәт” төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Алдалау –начар гадәт: ул һәрвакыт сиңа кире әйләнеп кайта


Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала.

-Укучылар, сез әкияттә төп нинди проблема күтәрелгәнен аңладыгызмы?

Менә сезгә кояш сурәте төшерелгән рәсемнәр .Ике конверт. Конвертларда мәкальләр. Беренче төркем әниләргә багышланган мәкальләрне табып кояш нурларына ябыштыра, икенче төркем малайга кагылышлы мәкальләрне табып ябыштыра.

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Малай чирле әнисен алдалый. Бу бик начар гадәт.Ул үз гаебен таный. Әнисеннән гафу үтенә.Һәр төркем үзләренең биремнәрен чыгып яклыйлар. Ана дигән хәзинә.Ана — шәфкать диңгезе.Ана — шәфкать диңгезе.Әнкәм йорты алтын бишек. Өйнең яме ана белән.

Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың. Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый. Ялганчының бүреге яна .Авызыңнан тере саескан очырма.Авызың кыек булса да, туры сөйлә.

Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Т.б:Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.


Алдалау –начар гадәт” төшенчәсе буенча фикерләр алышу.Мәкальләр аша фикерләү.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.



Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.


Тикшерү сораулары куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм тест биремнәре эшләнелә.

Дәрестә алган белемнәрен тест биремнәре аша үтәү.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы

Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Информация чыганагы белән эшләү;

Дәрестә алган белемнәрен язма эштә ныгыту.

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.


Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бик әһәмиятле.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Өйдә ясап килгән рәсемнәр буенча эшләү.Рәсемнәрегезне бер –берегез белән алыштырыгыз.Бу рәсемнәр текстның кайсы урынына туры килә.

Һәр төркемнең үз җавабы:

– Ф.Яруллинның “Әкияттәге тап”әкиятендә алдалауның нәрсә китереп чыгарганын күрдек.

Алдалау- начар гадәт. Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.Бервакытта да алдалашырга ярамый.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.


Т.б:укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирәбелү

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез? Белемнәрен мисалларда дәлилләү.

Дәресне йомгаклау.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть




Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

1.Әкият язып карарга.

2.Әниләр турында 3 мәкаль ятларга.



Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Регулятив:уку хезмәтеңә бәя бирә белү.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.





Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее