«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

"Кыш бабайга күчтәнәч"-яңа ел бәйрәмен үткәрү программасы

Можно провести новогодний праздник среднего звена 5-8 классы.

Олимпиады: История России 6 - 11 классы

Содержимое разработки

Кыш бабайга күчтәнәч.

5-8 класс укучылары белән үткәреләсе бәйрәм

Тамаша сәхнәдә бара.

Куян өе. Балалар йоклыйлар. Бер кырда бизәлмәгән чыршы тора. Өйдә тәртипсезлек. Әни куян кайта.


Әни куян:

Балалар торыгыз! Һаман йоклыйсызмени! Каникул дип көне буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай – ай ялкау инде сез.

(куян балалары киерелеп торалар)

Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты.


( “куыш” уйнарга тотыналар.)музыка

Әни куян:

Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит.Эх сезне гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле тизрәк зарядка ясыйбыз бергәләп.


(Музыка уйный. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар, алда бер малай гимнастика күнегүләре ясый.)музыка


Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек.(Өстәл янына килеп) Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә).


Убырлы карчык тавышланып керә.

  • Нишләп ятасыз?Җыеныгыз тизерәк!Карале боларга берни белми яталар!


Әни куян: Нәрсә бар, убырлы ? Исәнме! Нигә кычкырасың? Әллә янгын чыкканмы?

Убырлы карчык

Янгын түгел лә.

Әни куян:

Алайса әллә урманнан бүреләр качып беткәнме?

Убырлы карчык

Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең.

Әни куян:

Әйе, әйе янгын бик куркыныч. Аннан берни дә калмый. Ут белән шаярырга ярамый. Шулаймы балалар.


Куяннар: Әйе, әйе без шулай өйрәндек мәктәптә.





Убырлы карчык

Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Әнә авыл мәктәбендә бүген бәйрәм башлана. Бала чагалар үзләре генә бәйрәм итмәкче ди. Нигә без бармаска тиеш. Яңа ел көн дә килми бит ул! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле, үзләре генә бәйрәм итмәсеннәр. Җыеныгыз тизерәк кишер ашап утырмагыз.


Олы куян малае. Әби, мә кишер, син дә тамак ялгап ал. (Кишер бирә)


Убырлы карчык

Шушы бер тешем белән ничек кишер кимерим ди? Аның өчен таза теш кирәк. Үзеңә булсын, кишер дә булдымы азык? (Ыргыта)


Әни куян:

Нишләп атасың? Кишердә витаминнар күп, Җитез һәм таза булу өчен яшелчә, җиләк – җимеш ашатам мин балаларыма. Ә кишер күзләр өчен бик файдалы. Бигрәк надан син, әйеме? Мәктәпкә дә йөрмәгәнсең бит, картаеп беткәнсең, аңгыра булып калгансың.


Убырлы карчык

Ярар, ярар, күп сөйләмә. Мин сине якын итеп хәбәр әйтергә килдем. Үпкәләтәсең мине алайса.

Әни куян:

Карале , бәйрәмгә бит чакыргач кына баралар бит. Ә безне чакырмадылар.

Убырлы карчык


Чакырмадылар шул.

Кыш бабайның кыланмышын

Гафу итмим беркайчан

Бәйрәмгә чакырмаганга

Капчыгын урлап качам.


Әни куян:


Алай ярамый убырлы ,барысы күчтәнәчләр көтә, ә син бәйрәмне бозарга тырышасың. Ярамый, ярамый.

Убырлы карчык

Ярый алайса, гел начарлык кына кылып йөреп булмас инде. Ягарга утыным беткән иде әле, иң беренче утын юнәтим, аннары бәйрәмгә барырмын.


( Убырлы чыгып китә.)


Куян кызы Әни еракмы ул, авыл дигәннәре?

Куян малае Нинди бәйрәм ул ?






Әни куян Туктагыз әле, ашыкмагыз, берәм – берәм генә сорагыз. Әнә абыегыз аңлатыр ул белә.

Олы куян малае. Хәзер аңлатам. Анда Кыш бабай һәм кар кызы булачак. Малайлар йәм кызлар зур чыршы яшында күңел ачачак.


Куян кызы (куркып) Кыш бабай... Мин куркам. Ул суык буладыр?


Олы куян малае Юк, син нәрсә?!

Кыш бабай – юмарт бабай

Безгә кунакка килә.

Безнең кебек дусларга

Бүләкләр алып килә.

  • Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк.


  • Куяннар (бергә) Барабызмы, әни

Әни куян: Болай булгач уйлыйк әле, әллә барыйкмы? Ә беләсезме, Кыш бабай күчтәнәченә каршы үзегез дә күчтәнәч белән барырга тиеш бит?!


Куян кызы. (аптырап) Нинди күчтәнәч? Ашамагыз, китерегез кишерләрне, Кыш бабайга кирәк.( кишерләрен тартып ала).


Әни куян Юк балалар . Андый күчтәнәч түгел. Без шигырь,җыр, биюләр бүләк итәргә тиеш Кыш бабайга.

Олы куян малае. Минем мәктәптә өйрәнгән шигырЬ – җырларым бар. Сөйлимме, әни?


Әни куян . Яле сөйләп кара. ( Куяннар шигырьләр сөйлиләр.)


Әни куян. Күчтәнәчегез бик яхшы. Елга бер килә торган бәйрәмне калдырмыйк әле. Барыйк булмаса күңел ачып кайтыйк. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк.


(Куяннар кереп китәләр. )














Концерт_____________________________________

Вакыйга мәктәп чыршысы янында бара. Алып баручылар чыга.

1а.б.Ишетәсезме ,дуслар? Сизәсезме , дуслар?

   2а.б.Сизәбез,________ , бик яхшы сизәбез.

  1а.б.Нәрсә сизелә, __________?

   2а.б.Яңа ел чыршысын әйтәм инде.Быел ул бигрәкләр хуш исле.Аны сизми калу мөмкинме соң?
   1 а.б..Тагын ниләр сизелә,дустым?

   2 а.б..Тәмле апельсин исе килә... 
    1 а.б..Тагын?
   2 а.б..Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак,күзләреннән нур ташып тора...
   1 а.б..Нигә шулай икән соң ул?
   2 а.б..Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе.
  1 а.б..Баштук шулай диләр аны.
   2 а.б..Әйдә ,___________, соравыңны яңадан кабатла.
  1 а.б..Ишетәсезме, дуслар?
   2 а.б..Сизәсезме, дуслар?

     Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!

 

   Алып баручы: Г.Н.
Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек,бәхет, шатлык алып килсен!
Чыршыны без күрмибез
Әйдәгезче эзлибез
Яшел чыршы,борыл син
Утларыңны кабыз син.

-Дусларым, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыбызның утларын кабызыйк әле.Тылсымлы сүзләрне бергә кабатлыйк:

Чыршы, чыршы,чыршыкай

Матурырак балкысын,

Сөйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын!

Чыршыда утлар кабына.

1 а.б.: Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте

Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.


2 а.б.: Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә

Җыелган дусларың.

1 а.б: Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда



2 а.б:Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
1 а.б : Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.
2 а.б: Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява.

1нче ал.б.: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Шаймарданова Рәзилә Габделнур кызына бирелә.

Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, _________________башкарачак җыр сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.

1нче ал.б.:      Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,

Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

2нче ал.б.:     Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!

Рәхим ит илемнең түренә.

Һәркемнең йөзендә, күзендә

Өр-яңа елмаю күренә.

Концерт номеры_____________________________

Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга. 

Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Ә –ә-ә,бу теге адәм балаларының бәйрәм чыршысыдыр әле.Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).

Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?

Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.

Шүрәле:  Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Шушмабаш балалары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.

Убырлы:  Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?

(Алып баручылар, Г.Наиловна чыга)

А.Б: Нинди җыелыш бу?

1 а.б: Сез кемнәр?

Убырлы, Шүрәле бергә: (куркып калалар) Без, без кунаклар!

Шүрәле:  Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.











2 а.б:  Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!

Төлке:  Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы?  Мин списокка кердем микән? 

Убырлы:  (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.

Шүрәле:  Куян елы килгәнгә сөенәдер инде.

Төлке: Куян елы? Куяннар? Эх-х-х.

Шулвакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.

Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә ?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел куяннары юлга чыкканнар дисеңме?Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.

Убырлы:  Кая әле мин тиз генә карап килим , күрү белән сезгә хәбәр итәрмен. ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый)  Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?

Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына, Шүрәле дә аңа утырып китә.

А.Б:  Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче бәйрәмебезне дәвам итик әле.

Уен уйнатыла

Носороги
Реквизит: надувные шаpики (по 1 на каждого), нитка обычная, лейкопластырь, кнопка канцелярская (по 1 на каждого)
Количество людей - чем больше, тем лучше. Игpа может быть как командная, так и каждый за себя. Для игpы потpебуются: надувные шаpики (по 1 на каждого), нитка обычная, лейкопластыpь, кнопка канцеляpская (по 1 на каждого).

Шаpик надувается и пpивязывается ниткой в pайоне талии (шаpик должен находится на уpовне и в pайоне ягодиц). Кнопкой пpотыкается кусочек лейкопластыpя и клеится на лоб игpока. Такая пpоцедуpа пpоделывается с каждым участником. Потом каждый игpок должен сложить pуки на гpуди или за спиной (в течении игpы ему нельзя ими пользоваться), а можно их связать.

После всех этих пpиготовлений дается стаpт (засекается какое-то вpемя - для командной игpы, по истечении вpемени считается кто уцелел; а для игpы каждый сам за себя - игpается до последнего), после чего задача игpока - кнопкой на лбу пpоколоть шаpик пpотивника (не используя pуки). Выглядит это все пpосто потpясающе, главное - чтобы людей было побольше. Hу и победителю поощpительный пpиз.


Концерт номерлары

1.______________________________



Уен Принцесса на горошине
В игре участвуют только женщины( лучше всего 3-4).

Реквизит: пуговицы на ножке (желательно покрупнее)
В игре участвуют только женщины. Нужно поставить в ряд табуретки ( или стулья без мягкой обивки) по количеству предполагаемых участниц ( лучше всего 3-4). На каждую






табуретку кладется определенное количество круглых карамелек ( бывают такие конфетки, по форме - маленькие колобки), можно пуговицы на ножке (желательно покрупнее). Например, на первую табуретку - 3 конфеты, на вторую - 2, на третью - 4. Сверху табуретки накрываются непрозрачными полиэтиленовыми пакетами. Приготовления закончены. Вызываются желающие. Их рассаживают на табуретки. Включается музыка. Обычно мы включаем для этого конкурса песню "Подвигай попой". И так, танцуя, сидя на табуретке, участницы должны определить сколько под ними конфет. Победит тот, кто быстрее и правильнее это сделает

2.____________________________________

Уен

3._________________________________________



Убырлы килеп керә, Шүрәлене утыртып, музыка куела “Нас не догонят”

Убырлы:  Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел куяннары килеп җитте!

А.Б. Әйдәгез балалар кыш бабай белән кар кызын кычкырып каршы алыйк әле, ул безнең көткәнне белсен әле.

Балалар кычкырып чакыралар.

Музыка яңгырый.Куяннар,Кыш бабай,Кар кызы күренә.

Куяннар сикереп-сикереп керәләр : Килеп җиттек.


К.б Исәнмесез балалар! Менә без дә килеп җиттек.

Яңа ел куяны:

Исәнмесез, батырлар!

Исәнмесез, матурлар!

 Нинди күркәм бизәгәнсез

чыршының күлмәкләрен!

 Я, Кыш бабай, җиткерик

Яңа ел теләкләрен.

  Кыш бабай:

Хәзер туган Яңа елда

тырыш булсын укучы!

Кар кызы:Сабакларым хәерле,

 дип, шатлансын укытучы.

 Балам акыл туплый, диеп,

әти-әни кинәнсен —

 Бәхет эстәп, затлыларның

 үрнәгенә тиенсен.

Яңа ел:Кызарып-янып торсын

Журнал-дәфтәрдә бишле!

Тырыш булса яшь буын,

киләчәк булыр көчле.

Уйна, гармун! Бәйрәмгә

Шатлык көе сибелсен!





 Оста җырчы җырласа,

бүләк алып сөенсен.

Сиптерт бию көйләрен —

 елгыр синең телләрең!

Җырласыннар, биесеннәр,

 сөйләсеннәр сүзләрен.

-Әйдәгез, әле бу елның хуҗалары куяннар, үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

5 класс укучылары чыгышы:



Кар кызы:Кешеләргә Яңа ел

Алып килгән бәйрәм бу!

Котлы булсын Яңа ел!

Тотышыгыз кулга кул,

Ясап бәйләм-түгәрәк.

Җырлап- биеп әйләник

Яшел чыршы тирәли.

(Чыршы тирәли җырлап әйләнү)

2а.б.Кыш бабай,балаларның сез биегәнне дә күрәсе килә.Бер биеп аласыз мәллә?

Кыш бабай: Була ул.Шундый көндә нишләп бер биеп калмаска

Яле,музыка!

Бию.Кыш бабай һәм Кар кызы бииләр.

1а.б.Булдырдыгыз,молодцы!Ә хәзер Кыш бабайга үзебез белгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.Я,кем башлый?

(кунак булып килгән балалар шигырь сөйлиләр)

2.а.б.Балалар, туңмадыгымы? Әйдәгез җылынып алыйк ,берәр уен уйнап алыйк. (Уен.)

Кыш бабай:Вакыт дигән нәрсә,сизелми дә уза.Инде саубуллашыр вакыт та җиткән икән.

1.а.б.Китәсездә мени инде, Кыш бабай?

Кыш бабай:Вакыт инде дусларым.Безне башка җирләрдә дә көтәләр.

1а.б.Шулайдыр шул.

Кыш бабай:Сезнең белән күңелле

Булды безгә дә.

Бәхетләр генә телим

Һәммәгезгә дә

Сукты китер сәгатьләр,

Хушыгыз инде.

Яңа шатлыклар алып

Яңа ел килде.

Яңа елның таңнары Гел аяз тусын!

Сау булыгыз!Бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч

Күрешербез Яңа елда

Тагын да бер ел үткәч.


Кыш бабай чыгып китә. Уеннар дәвам иттерелә.

2нче ал.б.:   Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән!

1нче ал.б.:  Ә хәзер лотерея уены 

Соңыннан, уеннар-биюләр, дискотека.



Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее