Без - Тукайлы халык
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаилә-сендә туа.
Г.Тукайны ң шәҗәрәсе
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.
Мәмдүдә -
Габдулланың анасы.
Син мәңгелек халкым күңелендә
Кушлавыч.
Шәрифә карчык
Өчиле.
Зиннәтулла бабай
Казан.
М өхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе
Кырлай.
Сәг ъ ди абзый, Зө һ рә апа
Җаек.
Галиәсгар (җизнәсе)
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 нчы елның гыйнварында егерме биш яшен-дә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.
Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйр ь нең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
“ ... ф әкыйр ь в ә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.”
“ Исемдә калганнар ”
Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр.
Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
“ ...миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”
Асрарга бала бирәм, кем ала?
Нәк ъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Алты яш ь лек Тукай Кырлай авылына, Сәг ъ ди абзый белән Зө һ рә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яш ь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.
Кечкенә Апуш һәм
Сәг ъ ди абый
Галиәсгар Госманов йорты
1895 елда Габдулла Җаек шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсен-дә укый. Шигыр ь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.
Шәкерт Тукай
«Мотыйгия» мәдрәсә-сенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин
Җаек–Г.Тукайның ж урналист һәм шагыйр ь буларак ныгыган урыны. Фикер” газетасының беренче санында ук үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел – җәдит” һәм “Уклар” кебек ж урналларда күпләгән шигыр ь, мәкалә һәм фел ь етоннар белән чыгыш ясый. Шагыйр ь үзенең төп эше хаклык, халык мәнфәгат ь ләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды.
Г.Тукай. Урал ь скидагы иптәшләре янында. 1907 ел
“ Әл ь ислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.
Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров.
И Казан! Д әртле Казан!
Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Габдулла Тукай
1907 ел да Тукай Казанга кайта
Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” ж урналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әл – ислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгат ь чә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа.
Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)
“ Ялт-Йолт” ж урналының тышлыгы
“ Яшен” ж урналының тышлыгы
- Тукай шагыйрь буларак тиз форма-лаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкы-ның иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә
Тарих бик күп исемнәрне
белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай. Иҗтиһады белән маяк булып, Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исем-дә калганнар” дигән авто-биографик повест ь яза.
Шагыйр ь исән вакытта ук ба-сылып чыккан повест ь ның бе-ренче битләре.
Тукай сабый вакытын-
нан ук халык җырларын
ярата, аларны хәтеренә
сеңдерә, язып бара.
1910 елда ул “Шүрәле”
псевдонимы белән
“ Халык моңнары”
исемендә татар халык
җырлары җыентыгын
бастыра.
Анда 28 җыр язылган.
Габдулла Тукайны ң татар теленд ә чыккан кайбер җ ыентыкларыны ң тышлыклары.
Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.
Казанда “Болгар” номерлары
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәг ъ- нәсендә шагыйр ь һәм үз халкының патриоты икәнле-ген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш баш-кара алмавына көенә.
1913 ел, 1 апрел ь (соңгы фоторәсеме)
1913 елның сүрән, болытлы 4 апрел ь көне. Клячкин бол ь ни ц асы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйр ь нең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаят ь , Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...
1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар,-
Шиг ъ риятең өчен рәхмәт әйтеп,
Язлар сиңа гөлләр ташырлар.
Халык моңы синең моңың булды,
Халык күңеле-синең күңелең.
Ил гомере,халык гомере кебек
Озын булсын ,Тукай,гомерең !
Шәүкәт Галиев
Габдулла Тукай hәйк ә лләре
Д өн ь яда бик аз булыр чын шагыйр ь,Габдулладай;
Ул-кара ңгы төндә яктырткан матур ,
ак тулган ай.
Шәйхзадә Бабич
Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:
Габдулла Тукай исмендәге Казан шәһәренең Габдулла Тукай исмендәге Татарстан Дәүләт премиясе. Тукай мәйданы. теплоход
Казанда Г.Тукай исемендәге урамның гомуми күренеше .
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
Габдулла Тукай музейлары
Габдулла Тукайның балалык дәвере
Г.Тукайның кара савыты һәм язуы
Г.Тукайның карандаш савыты
Габдулла Тукай
Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөн ь яда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң.
Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез
- Презента ц ияне төзеде:
- Башкортстан Республикасы Ярм әкәй районы Тарказы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева З өлфия Сафуан кызы