«Осенний фестиваль знаний 2024»

Аяз Гыйләҗевнен "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар

Аяз Гыйләҗевнен "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар

Олимпиады: ОБЖ 5 - 11 классы

Содержимое разработки

Яр Чаллы шәһәренең “61 нче гимназия”

муниципаль автономияле белем учреждениесе



















Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестенда күтәрелгән проблема” темасына татар мәктәбендә укучы татар балаларының 11 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы.





















Төзүче: Сафина Лилия Рәшит кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы





-2018-

Тема: Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестенда күтәрелгән проблема.

Максатлар:

Белем бирү максаты:

1)Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестеның эчтәлеген белүләре һәм укытучы белән берлектә өлешчә анализлау;

2) әсәрдәге образларны, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне анализлау аша әсәрнең проблемасын табу;

Фикерләү сәләтен үстерү максаты:

1) анализ, синтез, гомумиләштерү алымнары аша фикерләү сәләтләрен үстерү;

2) тормыш итү дәвамында, тирә-юньдәге кешеләрнең эчке дөньялары, үзара мөнәсәбәтләренең әһәмиятен күрсәтү.

Тәрбияви максат:

1)укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү;

2)Аяз Гыйләҗев иҗатына кызыксыну тәрбияләү.



Җиһазлау: компьтер, проектор, интерактив такта, интернет челтәре, “ Аяз Гыйләҗевнең биографиясе” видеопрезентация, портреты, китапларына күргәзмә, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

2. Дәрес алдында торган максатны җиткерү.

1. Әсәрдәге образларны, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне анализлау аша әсәрнең проблемасын табу;

3. Яңа дәрескә әзерләү.

1. Алдагы дәрес материалын кабатлау;

2. Өй эшегез нинди иде?

  • Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестен тулысынча укып килергә иде.

4. Аяз Гыйләҗевнең биографиясенә видеопрезентация белән танышу.

5. Интерактив тактада язылган сорауларга җавап бирү.

  • Әсәр кайчан язылган?

  • 1979 – 1980 нче еллар арасында.

  • Жанры нинди?

  • Повесть.

  • Темасын билгели алдыгызмы?

  • Кешеләрнең яшәеш рәвеше, кешеләрнең үзара тормышы.

  • Димәк, сүз кешеләр турында барачак. Шулай булгач, образларга характеристика бирүдән башлыйк. Әсәрдәге иң яшь образлар Зәйтүн белән Әнәскә тукталыйк.

  • Зәйтүннең тышкы кыяфәтен автор ничек бирә?

  • Тырпаеп торган чәч..., чәч артыннан туфракка буялган тар маңгай, маңгайга ияреп яфраклар артыннан ике мут күз елтырады.”

  • Зәйтүн белән Әнәс дусмы? Юк булса, ни өчен дус түгел? Ләкин алар үзләре моңа гаеплеме?

  • Ата-аналары йогынтысында дуслаша алмыйлар.

  • Алар арасында нинди мөнәсәбәт?

  • Дус булырга телиләр, гаилә комачаулый.

  • Тагын нинди образларны чагыштырып карарга мөмкин?

  • Вәзилә белән Зөфәрне.

  • Вәзилә турында нәрсә әйтә аласыз? Вәзилә Җәмилне яратамы? (Ул Җәмилдән нәрсә өмет итә? Җәмил аңа ни өчен кирәк?)

  • Бәләкәйдән үк шәһәрдә торырга хыялланып яши. Моның аркасында ул начар укый башлый. Җәмилнең сөйгәне Вәзилә. Җәмилнең футболчы булуына бик шатлана, алар акчаны күп алалар һәм күбесенчә шәһәрдә яшиләр. Ул Җәмилне ничек булсада шәһәргә китәргә күндерергә тели. Ләкин ул (Җәмил) үз сүзендә тора ала. Шуңа күрә Вәзилә Җәмилнең командасы җиңелсен өчен төрле мәкерле планнар кора, ләкин аның усал ниятләре тормышка ашмый. Ул бары тик үз киләчәге турында гына уйлана. Үз тормышын кайгырта. Эгоист. Җәмил аны ташлагач, Вәзилә аның туган булуы турында белгәч, үз җиңелүен һаман таный алмый. Ул, киресенчә, үзен җиңүче дип хис итә.

Әти-әниләренә карата бер ихтирам хисе дә юк. Ул аларның кырыйларына, больницага, барырга ояла. Анда ул Олы су буйлап төшә (кеше аны күрмәсен өчен) һәм килгәч үк әнисен тирги башлый.

Җәмилне ул яратмый, бары тик үзен аның хуҗасы итеп тоя, әйбергә караган кебек карый, көнчелеге дә шуннан.

  • Зөфәр турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Тыныч холыклы, Җәмил абыйсын ярата, хөрмәт итә. Хәйретдин агай белән дус. Зөфәрне байлык беркайчанда кызыктырмады, Хәйретдин агай кебек ул юмарт.

  • Ике туган арасында нинди мөнәсәбәт?

  • Туганлык мөнәсәбәте.

  • Тагын нинди образларны чагыштырып карарга була?

  • Хәйдәр белән Мидхәтне.

  • Мидхәткә характеристика бирегез.

  • Балаларның Хәйдәр турында сөйләве.

  • Хәйдәр белән Мидхәт арасындагы охшаш һәм аермалы яклар.

  • Хәйдәр күбрәк эчә, холыксызрак. Хәйдәр өйдә булыша, кулыннан эш килә.

  • Алар арасында нинди мөнәсәбәт?

  • Ата-ана мөнәсәбәтенең балаларда чагылышы.

  • Гөлбикә белән Гөлмәрьям турында сөйләшик. Әсәрдә ике гаилә бер-берсен кайчан күрә алмый башлыйлар?

  • Сәләхетдиннәрнең мотоцикл алып кайтуыннан.

  • Бу күрә алмауның сәбәпчесе кем?

  • Гөлмәрям.

  • Алар арасында нинди мөнәсәбәт?

  • Дошманлык, көнчелек, бер-берсен күрә алмау.

  • Димәк, гаиләләрнең дошманлашуына гаилә белән идарә итүче хатын-кызлар гаепле.

  • Сәләхетдин белән Мирфатыйх турында нәрсә әйтерсез?

  • Ике җан дус, туганнар.

  • Кайчындыр җан дуслары булган Сәләхетдин белән Мирфатыйх кан дошманнарга әвереләләр. Төп сәбәп нәрсәдә?

  • Байлык җыю, акчага табыну.

  • Алар арасында нинди мөнәсәбәт?

  • Дошманлык, көнчелек.

  • Балалар әти-әниләре сүзенә колак салалармы?

  • Салалар.

  • Салса, кемнәр?

  • Хәйдәр, Вәзилә, Зәйтүн.

  • Ике гаиләдәге балалар арасында каршылык турында сез кемнәрне гаепле саныйсыз?

  • Әти-әниләрен.

  • Ни өчен?

  • Чөнки алар балаларын да байлык тупларга гына өйрәтәләр, кеше тормышында акча, байлык кына әһәмиятле дип уйлыйлар. Кешенең эчке тәрбиясе, әхлагы турында оныталар.

  • Ни өчен автор Хәйретдин агай образын керткән?

  • Чөнки Хәйретдин агай образы башка образларга мәгънәви төсмерләр өсти. Ул бөтен образлар белән дә мөнәсәбәткә керә.

  • Аның турында нәрсәләр беләсез?

  • Балта остасы, пыялачы, итек төзәтүче, такта яручы, калайчы, тегермән ташы тешәүче, дуга, тәртә бөгүче – булдыклы ир. Эшчән һәм юмарт, ярдәмчел һәм акыллы, яхшы күңелле, тормыштагы хәлләргә чын күңелдән борчылып яши.

  • Хәйретдин агайның портреты нинди?

  • Аягында үкчәләре нык кына ашалган озын кунычлы күнитек, өстендә терсәкләре сизерәгән зәңгәр бостон-костюм”.

  • Ул нинди васыять әйтә?

  • Яңа зиратка күмдерергә тели. Зират – символик образ.

  • Нинди мәгънә бирә?

  • Кешеләрнең үткәне, тарихы. Кеше туфрактан яралган, үзеннән соң якты эз калдырып туфракка китәсе.

  • Шушы адымы белән ул әсәрдә нинди урын алып тора?

  • Кан дошманнарга әверелгән Сәләхетдин белән Мирфатыйхны дуслаштыра. Әсәрдә туган конфликтны чишә. Кешеләр арасында булган салкын мәнәсәбәтләргә тыныч кына карый алмый, рәнҗи. Шулай ук үлгәннәргә булган мөнәсәбәте дә Зәйтүннең баш сөяген туп итеп тибеп йөрткәндә ачыла.

Образлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә нинди мәсьәләләр күтәрелүен ачыклыйк.

  • Зәйтүн белән Әнәс мөнәсәбәтендә автор нинди мәсьәлә күтәрә?

  • Балалар дус була алырлар иде, гаилә комачаулый. Гаилә тәрбиясенең мөһимлеген.

  • Вәзилә белән Зөфәр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтеп автор нинди мәсьәлә күтәрә?

  • Туганнар дус-тату, бер-берсенә карата намуслы булырга тиеш.

  • Димәк, намуслылык дип әйтә алабыз.

  • Хәйдәр белән Мидхәт мөнәсәбәте нинди мәсьәлә күтәрә?

  • Эчкечеленең авыл кешеләре арасына кереп тпмыр җәя баруын.

  • Ни өчен эчкечелек проблема?

  • Балалар дәлилләп аңлаталар.

  • Гөлбикә белән Гөлмәрьям мөнәсәбәтләре нинди мәсьәлә күтәрә?

  • Көнләшеп, байлык артыннан куып, гаиләдәге балаларны әхлаклы итеп тәрбияләргә оныталар. Көнчелекнең, байлык артыннан кууның начар сыйфат икәнен күрсәтергә тели.

  • Сәләхетдин белән Мирфатыйх мөнәсәбәтендә нинди мәсьәлә күтәрелә? Ни өчен?

  • Алар да хатыннары кебек үк.

  • Димәк, шул ук мәсьәлә күтәрелә.

  • Гаиләләрдәге ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр берәр мәсьәләгә ишарә ясамыймы?

  • Бала – ата-ана көзгесе. “Бала күңеле уңдырышлы кыр – ни чәчсәң, шуны урырсың!”- ди автор. Балаларның дус-тату, әхлаклы булып үсүендә аларның мөнәсәбәте әһәмиятле рольуйный.

  • Хәйретдин агайның башка образларга мөнәсәбәтендә нинди мәсьәлә күтәрелә?

  • Кешеләрне, хезмәтне, дөньяны яратырга кирәклекне күрсәтә. Ул әсәрдә олысына да, кечесенә дә үрнәк. “Үлемсез ил агасы – мәңгелек булып тоела”.

  • Бу әсәрдә әтәч һәм читән нинди роль уйный?

  • Символик образлар.

  • Әтәч символы нәрсәне аңлата?

  • Кешенең эчке дөнькешенең холкы, табигате.

  • Читән символы нәрсәне аңлата?

  • Кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләрнең чагылышы. Кояшның кылыч нурлары читәннең тар ярыклары аша көчкә-көчкә кысылып үтеп җиргә зәгыйфь ак шадралар сузганнар. Димәк, кешеләрнең күңелләре, эчке дөньялары каралып бетмәгән. Читән арасыннан кергән кояшның әз генә яктылыгы төшү – кешеләр күңеленең каралып бетмәве.

  • Ни өчен Зәйтүн әтәчне бәреп төшерә?

  • Ул кешеләр күңелендәге начар якларны (көнләшү, дошманлашу, туганлыкны оныту) җиңәргә тырыша.

  • Тагын нинди символик образлар бар?

  • Каланча - җирдәге начар күңелле кешеләрдән өстәрәк булу.

  • Чаң – бар халыкка хәвеф-хәтәрне җиткерү алымы.

  • Чите кителгән түгәрәк көзге – Хәйретдин агайның күңеле.

  • Капка – (Сәләхетдин аны бөтенләй ачылмаслык итеп ябып куя) кешенең күңелен бикләү.

  • Олы су – тормыш.

  • Ялгыз торна – зөфәрнең ялгызлыгы.

  • Хәйретдин агай – ил агасы\

  • Таң ату – якты киләчәк.

  • Авыл – җәмгыять моделе символы.

  • Ни өчен әсәр “Әтәч менгән читәнгә” дип атала?

  • Балалар фикерләре.

  • Автор нинди төп проблеманы күтәрә?

  • Кешенең эчке дөньясы, рухи үсмәве.



  1. Өйгә эш бирү.



Мөстәкыйль тема сайлап алып сочинение язарга.

Өйдә уйлану өчен проблемалар тәкъдим итү:

  • Бүгенге көндә кешеләр үзара ничек яшиләр? Сезнең бу турыда уйланганыгыз бармы? Үз күңелегездәге “әтәч” турында язып карагыз.



  1. Укучыларның белемнәрен, дәрестә катнашуларын бәяләү, электрон журналда билгеләр кую.



  1. Дәресне йомгаклау.





















Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Осенний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее