«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

21- ноябрь Бөтендөнья исәнләшү көне

Буген “Бөтендөнья исәнләшү көне” Бу көн 180 лэп илдә билгеләп үтелә.Бу көнне танышларга да, таныш булмаганнарга да сәлам бирергә кирәк. Бу бәйрәмне ике Америка егете Майкл һәм Брайн Маккомаклар 1973 нче елны, салкын сугышның иң кызган чагында, сугышка каршы протест буларак уйлап табалар. Алар төрле илләргә сәламләшү хатлары җибәрәләр. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми, бик куп кешеләр бу көнгә кушылалар, алар да агрессиягә каршы икәнлекләрен курсәтәләр.

Олимпиады: Русский язык 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Класс сәгате

Тема: 21 нче ноябрь - Бөтендөнья исәнләшү коне

Максат: Укучыларны “Ботендөнья исәнләшү коне” тарихы белән таныштыру;

Позитив аралашу күнекмәләре булдыруга юнәлеш бирү;

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Җиһазлау: видеофрагмент, рәсемнәр, төрле телләрдә язылган исәнләшү сүзләре.

Шөгыль барышы

I.Оештыру

Төсле сәламләшү

Исәнмесез укучылар,хәерле иртә сезгә. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бугенге дәресне төсле сәламләшү белән башлыйк әле. Ләкин бу гади генә сәламләшү булмый.. Сезнең алдыгызда төрле төстәге куллар. Кызгылт һәм чия тосләр. Әгәр дә сезнен кәефләр яхшы икән кызыл төсне сайлыйбыз, әгәр дә бик ук яхшы тугел икән, чия тосне сайлыйбыз. Малайлар кызлар төрлечә сәлам бирер.Мин исәнмесез, хәерле кон дим икән, малайлар “Салют” дип кул селкиләр, кызлар “Бонжур» ди һәм воздушный поцелуй җибәрә.Ә кунаклар көнчыгыштагыча ике кулны кушырып әссәләмәгаләйкүм дип җавап бирә. Әйдә кабатлап карыйк әле, малайлар , кызлар,кунаклар. Ә хәзер барыбыз бергә. Куренә кубегез буген класс сәгатенә яхшы кәеф белән килгән, ә кемнәрнен кәеф бик юк иде,исәнләшкән вакытта елмаештык, димәк сезнең дә кәеф кутәрелде.

II. Төп өлеш.

1.“Исәнмесез” дидем сезгә

Ишеттем матур җавап.

Рәхәт булып китте әле

Сөйләшик алга таба.

-Исәнмесез,сәлам бу сүзләрнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзләрне әйтүче кеше узенең әңгәмәдәшенә нәрсәләр тели?

(укучыларның җавабы)

2.Э сез беләсезме буген нинди бәйрәм?

-Буген “Бөтендөнья исәнләшү көне” Бу көн 180 лэп илдә билгеләп үтелә.Бу көнне танышларга да, таныш булмаганнарга да сәлам бирергә кирәк. Бу бәйрәмне ике Америка егете Майкл һәм Брайн Маккомаклар 1973 нче елны, салкын сугышның иң кызган чагында, сугышка каршы протест буларак уйлап табалар. Алар төрле илләргә сәламләшү хатлары җибәрәләр. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми, бик куп кешеләр бу көнгә кушылалар, алар да агрессиягә каршы икәнлекләрен курсәтәләр.

-Купме кеше, шуның кадэр сәламләшү. Куп вакыт кеше исәнләшкәндә кулларын кысышалар, ни очен икән әйтә алмыйсызмы?( Узара контакт булдыру өчен)

3. “Кул кысышу уены”

4. Ә сез кайсы телләрдә сәламләшә беләсез? Иң куп телне белгән кешегә бүләк. Таблица буенча сәламләшүләрне өйрәнү.



5. Жестлар белән дә исәнләшәләр. Видео карау.

6.Жестлар уйлап табу.

-Космонавтлар чит планета кешеләре белән

- Аучылар кар кешесе белән.

- Корабльләре фаҗигага эләккән матрослар үзләре чыккан утраудагы кеше ашаучылар белән

- Вакыт машинасында барып узенен бик ерак бабасы белән очрашучылар.



7. Сәламләшү әдәбе буенча әңгәмә

Милли йолалар үзенчәлекле булса да, сәлам бирүнең халыкара кагыйдәләре охшаш. Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык - сәламәтлек, иминлек тели.

Сәлам бирүнең төп кагыйдәсе шундый: ир кеше - хатын -кыз белән, яшьрәк кеше - өлкәннәр белән, хезмәткәр җитәкче белән беренче булып исәнләшергә тиеш. Ирләргә бер - берсе белән һәрвакыт кул биреп күрешергә киңәш ителә, ә хатын -кызга кул бирү ике якның да теләгенә бәйле. Исәнләшкәндә уң кулыңны бирү - борынгы йола, аның мәгънәсе - кулыңда корал юк икәнне аңлату. Хәзерге вакытта кул биреп күрешү - яхшылык теләү, ихтирам итү билгесе. Ир кешене хатын - кыз белән таныштырганда, беренче булып хатын - кыз кул бирә. Бу кагыйдәне өлкән кешеләргә карата куллану да урынлы.

Дөньяның күпчелек илендә, шул исәптән бездә дә, кияүдәге хатын - кызларның гына кулын үбү гадәткә кергән. Германия һәм Австриядә хатын - кызларның кулын аеруча тантаналы очракта гына үбәләр.



8. группаларда сораулар

1. Кыз белән егет ничек исәнләшә?

* а) беренче булып кыз кул суза;

б) алдан егет кул бирә;

в) баш иеп исәнләшү житә;

г) исәнләшү сүзе әйтү житә.

2. Танышкан вакытта, кем беренче булып кул бирә?

а) яшьрәк кеше - өлкән кешегә;

* б) өлкән кеше – яшьрәгенә;

в) житәкче - уз кул астында эшләүчеләргә;

г) хезмәткәр житәкчегә.

3. Танышканда, егет кешегә һәрвакыт аягүрә басу кирәкме?

* а) Һәрвакыт;

б) кыз белән танышканда гына аягурә баса;

в) ничек жайлы, шулай эшли.

4. Егет белән танышканда, кыз аягурә басамы?

а) Һәрвакыт баса;

б) басарга тиеш түгел;

в) буй - сыны матур булса, аягүрә баса;

* г) 18 яшькә кадәрге кыз узеннән өлкәнрәк кеше белән танышканда басып тора.

5. Кайсы очракларда ир - ат хатын - кызны утырган җирдән генә сәламли ала?

* а) өлкән яшьтә булса;

б) авыруы комачауласа;

в) әгәр ул житәкче булса.



6. Егетләргә, перчатка кигән килеш, исәнләшергә ярамый? а) яшьтәше белән ярый;

* б) ярамый;

в) бик салкын көннәрдә ярый.

7. Кыз исәнләшкән вакытта, перчаткасын салырга тиешме? а) тиеш тугел;

* б) исәнләшүчегә хөрмәт курсәтәсе килсә, тиеш; в) көн салкын булса, тиеш түгел.

8. Исәнләшергә сузылган кулны алмасаң ярыймы?

а) ярый;

б) ярамый;

* в) аерым очракларда хатын - кыз гына моны эшләргә мөмкин.

9. Танышкан вакытта кул ничек кысыла?

а) каты һәм озак;

б) йомшак һәм кыска вакытлы;

в) яңа танышыңның кулын кысып, бераз селкеп торырга
кирәк, бу - дуслашу билгесе;

* г) кул кысу дусларча, әмма кыска вакытлы булырга тиеш.

10. Көнгә бер кеше белән ничә тапкыр исәнләшергә ярый?

а) беренче очрашканда һәм бер тапкыр гына;

б) һәр очрашуда;

* в) очрашудан соң хәйран вакыт узса - берничә тапкыр.

11. Таныш булмаган кеше ялгыш исәнләшсә, нишләргә?

а) исәнләшүен ишетмәмешкә салышырга;

* б) сәламләп җавап бирергә;

в) таныш булмаган кешегә хатасын аңлатырга.

12. Кем беренче булып исәнләшә: керүчеме, әллә
бүлмәдәгеләрме?

* а) һичшиксез, керүче;

б) кем тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә;

в) килеп керүчене кем беренче күреп ала, шул беренче
исәнләшә.

13. Кем беренче исәнләшә: көтеп торучымы, әллә соңга
калучымы?

а) көтеп торучы, ул моңа күбрәк әзер;

* б) соңга калучы, соңга калуны йомшарту өчен;

в) соңга калучы хатын - кыз булса, ул беркайчан да беренче булып исәнләшми.

14. Кул биреп күрешкәндә, таныш булмаган кеше очраса, аның белән дә шулай ук исәнләшергәме?

* а) әйе, шулай ук кул биреп;

б) үзеңне куркыныч астына куярга ярамый: аның кул бирмәве бар;

в) бирергә кирәк, әмма мәҗбүри түгел.



IV. Йомгаклау

1Бугенге класс сәгатенең символын төзибез (укучыларга рәсемнәр бирелә)

2. Уңыш ритуалын үтәү.

Ә сез беләсезме мәктәпнең уңыш ритуалы бар бит. Түгәрәккә басабыз,кулларга тотынабыз һәм уң аякта сикереп “Безгә уңыш килсен иде” дип әйтәбез. Әйөдәгез уңыш ритуалын үтәп бер беребезгә уңыш телик эле.

3. Саубуллашу.





































1. Кыз белән егет ничек исәнләшә?

а) беренче булып кыз кул суза;

б) алдан егет кул бирә;

в) баш иеп исәнләшү житә;

г) исәнләшү сүзе әйтү житә.



2. Танышкан вакытта, кем беренче булып кул бирә?

а) яшьрәк кеше - өлкән кешегә;

б) өлкән кеше – яшьрәгенә;

в) житәкче - уз кул астында эшләүчеләргә;

г) хезмәткәр житәкчегә.



3. Танышканда, егет кешегә һәрвакыт аягүрә басу кирәкме?

а) Һәрвакыт;

б) кыз белән танышканда гына аягурә баса;

в) ничек жайлы, шулай эшли.











4. Егет белән танышканда, кыз аягурә басамы?

а) Һәрвакыт баса;

б) басарга тиеш түгел;

в) буй - сыны матур булса, аягүрә баса;

г) 18 яшькә кадәрге кыз узеннән өлкәнрәк кеше белән танышканда басып тора.

5. Кайсы очракларда ир - ат хатын - кызны утырган җирдән генә сәламли ала?

а) өлкән яшьтә булса;

б) авыруы комачауласа;

в) әгәр ул житәкче булса.



6. Егетләргә, перчатка кигән килеш, исәнләшергә ярамый? а) яшьтәше белән ярый;

б) ярамый;

в) бик салкын көннәрдә ярый.

7. Кыз исәнләшкән вакытта, перчаткасын салырга тиешме? а) тиеш тугел;

б) исәнләшүчегә хөрмәт курсәтәсе килсә, тиеш;

в) көн салкын булса, тиеш түгел.

8. Исәнләшергә сузылган кулны алмасаң ярыймы?

а) ярый;

б) ярамый;

в) аерым очракларда хатын - кыз гына моны эшләргә мөмкин.

9. Танышкан вакытта кул ничек кысыла?

а) каты һәм озак;

б) йомшак һәм кыска вакытлы;

в) яңа танышыңның кулын кысып, бераз селкеп торырга

кирәк, бу - дуслашу билгесе;

г) кул кысу дусларча, әмма кыска вакытлы булырга тиеш.

10. Көнгә бер кеше белән ничә тапкыр исәнләшергә ярый?

а) беренче очрашканда һәм бер тапкыр гына;

б) һәр очрашуда;

в) очрашудан соң хәйран вакыт узса - берничә тапкыр.

11. Таныш булмаган кеше ялгыш исәнләшсә, нишләргә?

а) исәнләшүен ишетмәмешкә салышырга;

б) сәламләп җавап бирергә;

в) таныш булмаган кешегә хатасын аңлатырга.

12. Кем беренче булып исәнләшә: керүчеме, әллә

бүлмәдәгеләрме?

а) һичшиксез, керүче;

б) кем тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә;

в) килеп керүчене кем беренче күреп ала, шул беренче

исәнләшә.

13. Кем беренче исәнләшә: көтеп торучымы, әллә соңга

калучымы?

а) көтеп торучы, ул моңа күбрәк әзер;

б) соңга калучы, соңга калуны йомшарту өчен;

в) соңга калучы хатын - кыз булса, ул беркайчан да беренче булып исәнләшми.

14. Кул биреп күрешкәндә, таныш булмаган кеше очраса, аның белән дә шулай ук исәнләшергәме?

а) әйе, шулай ук кул биреп;

б) үзеңне куркыныч астына куярга ярамый: аның кул бирмәве бар;

в) бирергә кирәк, әмма мәҗбүри













Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее