«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Татар теленнән терәк схемалар

Предмет нәтиҗәләре:

  • сүзгә фонетик анализ ясау;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне язарга өйрәнү;
  • сүз төзелешен өйрәнү;
  • язма һәм әйтмә сөйләмдә алынма сүзләр, искергән һәм яңа сүзләр куллану;
  • бермәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану;
  • синоним, омоним, антонимнарны танып белү, язма һәм телдән сөйләмдә куллану;
  • тотрыклы сүзтезмәләрне язма һәм әйтмә сөйләмдә дөрес куллану;
  • тамырдаш сүзләр табарга өйрәнү;
  • сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера белү;
  • сүз төркемнәрен аеру, аларның грамматик категорияләрен белү;
  • җөмлә кисәкләрен аерып тану;
  • бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәнү;
  • текстның темасын, өлешләрен ачыклау, текстка план төзергә өйрәнү.

МЕТАПРЕДМЕТ УУГ

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре:

1. Уку эшчәнлеге максатын һәм бурычларын кабул иту һәм саклау, аны гамәлгә ашыру.

2. Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларын чишү алымнарын өйрәнү.

3. Уку эшчәнлеген куелган бурычка һәм аны тормышка ашыру шартларына нигезләнеп планлаштыру, контрольдә тоту һәм бәяләүне формалаштыру; нәтиҗәгә ирешү өчен эффектив ысулларны билгеләү.

4. Уку эшчәнлегендә уңыш/уңышсызлыкларның сәбәбен тану күнекмәләре һәм уңышсызлык очрагында да конструктив эш йөртүне формалаштыру.

Танып- белү универсаль уку гамәлләре :

5. Танып-белү һәм шәхси рефлексиядә башлангыч формаларны үзләштерү.

6. Өйрәнелә торган объект һәм процессларның модельләрен төзү, уку һәм практик бурычларның схемаларын чишү өчен тамга-символик чараларны куллану.

7. Сөйләм чараларын, коммуникатив һәм танып-белү бурычларын чишү өчен информацион коммуникатив технологияләрне актив куллану

8. Эзләнүнең төрле алымнарын куллану(белешмә чыганакларда, Интернет челтәренең уку мәгълүмат киңлеге), җыю,эшкәртү, анализлау, оештыру, коммуникатив һәм танып-белү бурычларына, уку предметы технологияләренә нигезләнеп мәгълүматны тапшыру һәм интерпретацияләү;шулай ук текстны клавиатура ярдәмендә кертү, үлчәгән зурлыкларны язу һәм сурат, авазларны анализлау, үзеңнең чыгышыңны әзерләү һәм аудио-, видео-,графика ярдәмендә алып бара, этика һәм этикет нормаларын саклау.

9. Максат һәм бурычларга нигезләнеп төрле стиль һәм жанрдагы текстларны аңлы уку күнекмәләрен белү;аңлы рәвештә коммуникатив бурычлар, телдән һәм язма формада текстлар төзи белүгә нигезләнеп сөйләм төзү.

10. Чагыштыру, анализ, синтез,берләштерү, билгеләренә карап классификацияләүне логик эшчәнлек белән башкару, аналогик һәм сәбәп-тикшерү элемтәләре булдыру, фикерләүләр төзү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

11. Әңгәмәдәшеңне тыңлау һәм аның белән диалог алып барырга әзер булу; үз фикереңне әйтү, вакыйгаларга бәяне үз күзлегеңнән чыгып бирү.

12. Гомуми максатлар һәм аларга ирешү юлларын билгеләү; уртак эшчәнлектә функция һәм рольләрне бүлешә белү;уртак эшчәнлектә тикшерүне булдыру; үзеңнең тәртибеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең тәртибен бәяләү.

13. Яклар һәм хезмәттәшлек итү мәнфәгатьләрен исәпкә алып конфликтларны конструктив чишергә әзер булу.

14. Объект, процесс һәм күренешләрнең (табигый, социаль, мәдәни, техник һ.б.) дөреслеге һәм үзенчәлеге турында конкрет предмет аша башлангыч белешмәләр алу.

15. Объект, процесслар арасындагы җитди элемтә һәм мөнәсәбәтләрне күрсәтүче база предмет һәм предметара төшенчәләрне белү.

16. Конкрет уку предметы эчтәлеге белән башлангыч гомуми белем бирүнең матди һәм мәгълүмати мохитендә (шул исәптән укыту модельләре белән) эшли белү: универсаль уку гамәлләре системасында сүзлекләр куллану мәдәниятын формалаштыру.

Олимпиады: Литературное чтение 1 - 4 классы

Содержимое разработки

Сүз төркеме

Нәрсә беледерә

соравы

мисаллар

Исем

Предметны атаучы

кем?

нәрсә?

Укучы,әни

Дәфтәр,хезмәт

Фигыль

Предметның

эш-гамәлен,

хәл-торышын

Нишли? Нишләде? Нишләр?

Нишләячәк?

Килә Килде

Килер

Киләчәк

Сыйфат

Предметның билгесен

Нинди? Кайсы?

Матур, ак,әче


Алмашлык

Исемнәрне алмаштыра

Кем? Нәрсә?

Мин,син,ул,

без,сез,алар

Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә

Ничек? Кайда?

Кайчан? Күпме?

Әкрен, озак, күп, ерак,

Кисәкчә

Көчәйтү,чикләү,тизлек,раслау, сорау төсмере бирә


Иң,ич,ук,генә,гына,үк,да,дә,та,тә, бит һ.б.

Бәйлек

Җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен килә


Өчен, аша,белән,янына, хәтле, өстенә шикелле һ.б.

Сузык һәм тартык авазларны өйрәнгәндә мондый таблицадан файдалану отышлы:

Сузыклар

Тартыклар

Ъ


парлы

парсыз

Калын

[а] [у] [о] [ы]

Яңгырау

[б] [в] [г] [гъ] [д] [ж] [җ] [з]

[й] [л] [м] [н] [ң] [р] [w]

Ь

нечкә

[ә] [ ү] [ ө] [ э] [ и]

саңгырау

[п] [ф] [к] [къ] [т] [ш] [ч] [с]

[х] [һ] [ц] [щ]



ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ

СОРАВЫ

КЕМ? НӘРСӘ?


САНЫ

БЕРЛЕК


КҮПЛЕК (-ЛАР,ЛӘР,-НАР,-НӘР)

ТӨРКЕМЕ

ЯЛГЫЗЛЫК


УРТАКЛЫК

КИЛЕШЛӘР

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

-

-ның/-нең

-га/-гә, -ка/-кә

-ны/-не

-дан/-дән,тан/-тән, -нан/-нән

-да/дә,-та/-тә






ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕ


НӘРСӘ БЕЛДЕРӘ

ЭШ

ХӘРӘКӘТ

ХӘЛ

ТОЙГЫ

АВАЗ ЧЫГАРУ

ЗАМАН

ҮТКӘН ЗАМАН

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН

КИЛӘЧӘК ЗАМАН


НИШЛӘДЕ? НИШЛӘГӘН?

НИШЛИ?

НИШЛӘР? НИШЛӘЯЧӘК?


САНЫ


БЕРЛЕК

КҮПЛЕК




ФОРМА


БАРЛЫК

ЮКЛЫК










СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕ

НӘРСӘ БЕЛДЕРӘ

ТӨС

ТӘМ

ИС

ОЗЫНЛЫК

КҮЛӘМ

ВАКЫТ

ХОЛЫК



СОРАУЛАРЫ

НИНДИ?

КАЙСЫ?



ДӘРӘҖӘЛӘРЕ

ГАДИ

ЧАГЫШТЫРУ

АРТЫКЛЫК

КИМЛЕК



-

-РАК,-РӘК

ДӨМ, ШЫР, ИҢ, ҮТӘ, КЫП-, АП-, ЧЕМ

-ГЫЛТ/-ГЕЛТ, -КЫЛТ/-КЕЛТ, -ЕЛҢЕМ,-СУ







ТАМЫРДАШ СҮЗЛӘР

УРМАН+СЫЗ

УРМАН+ЧЫ+ЛЫК

УРМАН+ЛЫ УРМАН+ЧЫК





УТМАН+ЧЫ УРМАН+ЛЫК







УРМАН

Сүз ясалышы



Ясалма сүзләр


1.Ясагыч кушымча ялгану юлы


2.Кушма сүзләр


3.Парлы сүзләр



4.Тезмә сүзләр



бал+лы, күз+лек, у+гыч


билбау, аккош, төнбоек


әти-әни, уен-көлке, бала-чага


үги ана яфрагы, кура җиләге

Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее