«Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Сценарий мероприятия "День смеха" на татарском языке

Сценарий на День смеха с музыкальными номерами. По типу музыкально - развлекательной программы "Смеяться разрешается". На татарском языке

Олимпиады: Викторина "Безопасность — значит жить!" 1 - 11 классы

Содержимое разработки

Көлке көненә сценарий

Алып баручы:

Сезнең җылы карашлардан

Залыбызга иңсен нурлар!

Берләштерсен күнелләрне

Таныш моңнар, яңа җырлар!


Истә калсын бу очрашу,

Бер күрешү – бер гомердер.

Тагын бер кат сәлам сезгә!

Күңелле ял! Хәерле кич!


Исәнмесез, кадерле дуслар. Сезне күрүебезгә чиксез шатбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт программабызны тәкъдим итәбез.

Уйнарбыз да бүген, көләрбез дә,            

Матур итеп жырлар жырларбыз.             

Әгәр инде теләсәгез сезгә,                         

Баяннарда хәтта сызарбыз



Бүген шулай тырышырбыз,                              

Сезнең күңелләрне ачарга.                                

Хәзергә рөхсәт итегез                                                           

Концертыбызны башларга.                                  



  1. Муз. номер

Студент тормышын барыгыз да күз алга китерә аласызда. Нәрсә генә эшләмәйләр алар... Хәтта бер төн эсендэ чит тел ятлай да алар. Ә хәзер сез, безнең студентның физкультурадан ничек зачет алганын күрерсез.

  1. Сценка «Шахматист»

Бие әйдә, бие әйдә.

Идәннәре селкенсен.

70 яшьлек картларның да

Йөрәкләре жилкенсен.  



  1. Бию _____________________________-



Илләр матур жыр белән,                     

Юллар кыска жыр белән.                  

Эшләп арсак, эштән соң                     

Ял итик без жыр белән.                      



  1. Муз. номер



Без барыбыз да тәмне ашарга һәм эчергә яратабыз. Шулаймы? Ә шул вакытта безнеңашкзан нәрсәләр уйлый икән, ничек эшкәртә... Безнең киләсе сценканы карагас, могаен, уйланып та куярсыз әле.



  1. Сценка «Ашказан»



Биючегә, дуслар, канат кирәк,

Биючегә, дуслар, хис кирәк,

Биючегә ярсу йөрәк кирәк

Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.



  1. Бию ___________________________

Кулым тисә туфрак алтын була,

Яшем тамса шыта гөл булып.

Күңелләрдә туган якты хисләр

Яңгырыйлар матур жыр булып. 



  1. Муз. номер



Аудиозапись



  1. Сценка «Санаторийда»



Туган якнын гүзллеге булып             

Йөрәктә жыр күпме агыла                     

Күпләрне бит жырлар очраштыра                 

Күпләрне бит кавыштара                       

Жыр белән дус, иптәш табыла!  



  1. Муз.номер



  1. Муз.номер



Быел, 2016 ел – кино елы, тип игълан ителде. Сезнең алда яңабәрдәшләр “Ярлы кешеләр” киносын төшөрә.

  1. Сценка «Режиссер»



 





Яңгыра жыр күңелләрдә,

Очкын булып кабын син

Һәр күңелдә һәр-яңа бер 

Дулкын булып агыл син



  1. Муз.номер



Тырыш булса, эшләр уңа.

Күңелгә тула шатлык.

Биемичә түзәме соң,

Бию яраткан халык?



  1. Бию ______________________



Аудиозапись



  1. Сценка «Сихырчы»



Сандугач та жыр суза,                        

Карлыгач та жыр суза.                                   

Сандугачлы бу илдә                               

Һәр яфрак та жыр суза.      



  1. Муз. номер     



Жыр өйрәтә тату, дус яшргә,

Кыен чакта сабыр булырга

Үз артыннан дәшеп биеклеккә,

Канат жәя һәрбер урында.



  1. Муз.номер



  1. Флешмоб



Бу тормышта кемнәр генә алмый     

Яшәү өчен биек тәхетне.                          

Киләчәгебез безнең якты булсын .                

Бүгенге көн бирсен бәхетне.                



Юлларыбыз якты булсын,

Эшләребез һәрчак уңсын,        

Күгебездә һәрвакытта

Нурлы кояш балкып торсын.





Шуның белән сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм концертыбыз тәмам. Килгәнегез, карап утыруыгыз , көчле алкышларыгыз өчен  бик зур рәхмәт. Сау, таза булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!







                



 



















7


Получите свидетельство о публикации сразу после загрузки работы



Получите бесплатно свидетельство о публикации сразу после добавления разработки


Олимпиады «Весенне-летний фестиваль знаний 2024»

Комплекты учителю



Качественные видеоуроки, тесты и практикумы для вашей удобной работы

Подробнее

Вебинары для учителей



Бесплатное участие и возможность получить свидетельство об участии в вебинаре.


Подробнее